Кияү таба алмаучы кызларга менә нинди үрнәк.

Булачак башка киленнәр кебек үк, Кшама Бинду да 11 июньдә булачак туена — тормышындагы иң истә калырлык көнгә әзерләнә. Әмма ире — ул үзе булачак, дип хәбәр итә Times of India гәзите.

«Мин беркайчан да кияүгә чыгарга теләмәдем, әмма кәләш булырга теләдем, шуңа күрә үз-үземә өйләнергә булдым, — дигән Кшама. — Бәлки, мин илемдә үз-үземә карата мәхәббәт үрнәген күрсәтүче беренче кешедер. Үзниках — үзең белән янәшә булырга һәм, һичшиксез, яратырга һәм үз-үзеңне кабул итәргә бурыч алу».

Тантана Һиндстанның барлык гореф-гадәтләрен үз эченә алачак, кияү генә булмаячак. Бу — Көнбатыш Гуджарат штатында сологамиянең беренче очрагы. Кәләш тантана өчен биш ант язган һәм Гоада ике атналык «баллы ай» да планлаштырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-09/z-zen-kiya-g-chyga-2836408

Бәйле