Күчмә мич ясаган Рифкать Камалов: «Сабантуйга мич коймагы ашап, самавырдан чәй эчәргә килегез!»

-- Лейла

Мичтә пешкән коймак белән самавырда кайнаган чәй генә эчә Балтач районының Кариле авылы халкы! Чәйнең дә ниндие әле – үз болыннарыннан җыйган үләннәр кушылганы!

Бар да теләктән тора, ди үзләре. Дөрестән дә шулай. Кариле авылында яшәүче Рифкать Камалов авылдашларын хәзер бәйрәм саен тәмле коймак белән сыйлый икән. Камырын авыл уңганнары изеп бирә, пешерүен үзе башкара.

– Мин машинага тагын йөрелә торган мичне башка җирдә күреп алдым. Шунда ук, туктале, моны бит безгә дә эшләп була, дидем. Машинага прицеп кайтарттым, мичне авыл халкы белән бергә ясадык. Бәйрәм саен машинама тагам да кая кирәк – шунда алып барам. Утын яккан мичтә коймак бөтенләй икенче төрле була, – ди ул. – Самавыр да ясап куйдым. Әтидән калган күгәрми торган су багы бар иде. Шуны самавыр иттем. Вәт анда кайнаган чәйне эчеп карасагыз! Тәмнәрен әйтеп бетергесез. Газ өстендәге яки электр чәйнегендә кайнаган су түгел инде.

Рифкать абый быел ураза гаетенә килүчеләрне дә иртәдән коймак белән сыйлаган. Мәчет янына барып баскан да рәхәтләнеп пешергән.

– Пешерүе бик ошый. Мичне үземдә тотам. Әмма Норма белән Кариле авылы халкы белә – кирәк вакытта алып торалар. Үз кешеләребез өчен дип ясадык бит, – ди ул.

Рифкать абый ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Эшмәкәр дә әле. Буш вакытында гөмбә, җиләк җыя. Әле менә күптән түгел нарат күркәләре алып кайткан. «Балык тоту белән ауга бару минеке түгел», – ди үзе дә. Аның каравы ул күпме изгелек эшли. Өлкәннәрне, сабыйларны сөендереп савап ала.

– Безнең авыл бигрәк тату. Ул яктан районда аерылып торабыз. Татулыкны күреп күңел сөенә. Үз кешеләреңә берни жәл түгел. Алар бик игелекле. Берәр нәрсә кирәк икән, шул арада акчасын да җыеп алалар. Бу атнада Сабантуйлар башланып китә. Бәйрәмгә килгән һәр кунакны тәмле коймаклар белән сыйларбыз дип торабыз. Без якларда булсагыз, керми китмәгез, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84375/

Бәйле