Ильмира Нәгыймова: «Соңгы вакыйгалар мине…»

Җырчының нинди яңалыклары бар? Иҗат итәргә көч кайдан ала ул? Аның гайбәткә мөнәсәбәте нинди?

– Шушы арада гына Сочи якларыннан әйләнеп кайттыгыз. Бу сәфәрегез зур «кызыксыну» уятты, ахры?

– Әйе, бик нык кызыксындылар. Миңа ни өчендер балаларымнан башка йөрергә ярамый икән. Чынлыкта исә мин ял итәргә түгел, эш буенча барган идем Сочига. Барган-барган, матур җирләрне дә карап кайттык. Ял итеп түгел, эшләп йөрүемне халыкка әйтеп тормаган идем. Сөйләргә тотынгач, әйдә, сөйләсеннәр, дидем.

– Гайбәткә, тәнкыйть сүзләренә җиңел карыйсыз кебек.

– Соңгы вакыйгалардан соң чыныктым, мондый сүзләргә иммунитетым көчле. Минем хакта язалар, минем турында сөйлиләр икән, сөенәм генә. Димәк, мин алда. Язмасалар, сөйләмәсәләр яисә бөтенләй минем турында онытсалар, бик начар булыр иде. Шуңа да «хейт»ка мөнәсәбәтем яхшы.

– Сез бик актив иҗат итәсез, яңа җырларыгыз белән дә шактый еш сөендерәсез тыңлаучыларны. Идея, илһам, көч чыганагыгыз нәрсә?

– Соңгы арада миңа бу турыда еш әйтә башладылар. «Чәчәк аттың, Ильмира» диләр. Миңа калса, бу аерылышу белән бәйле. Хәзер мин бөтен энергия-көчемне иҗатка, балаларыма һәм, әлбәттә, үземә багышлыйм.

– Күптән түгел Чаллыдан Казанга күченүегез турында хәбәрләр ишетелгән иде. Бу ният барып чыктымы?

– Бу ният белән барыбызга да билгеле вакыйгаларга кадәр йөри идем. Илдәге вазгыять катлауланды, санкцияләр кертелде, бәяләр күтәрелде. Шуңа да планнарым әлегә чынга ашмады – күченү бераз тоткарлана.

– Ильмира, улыгыз догалар укып шаккатыра. Аларны үзегез өйрәтәсезме?

– Мин бөтен сурәләрне яттан беләм. Йоклар алдыннан балаларыма да укыйм. Камил, бөтенесен отып алып, бер укып күрсәтте дә шаккатырды. Шуннан соң өйрәтә башладым. Үзенең кызыксынуы бик көчле. «Мин өйдә булмаганда, укып ятарсың. Ясминәгә дә укырсың», – дип өйрәтәм аны. Өйдә чакта, үзем дә укыйм. Камил инде хәзер өшкерә дә белә.

– Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?

– Балаларымның, үземнең һәм яраткан, кадерле кешеләремнең исән-сау һәм янымда булуы.

– Сез бүген бәхетлеме?

– Мин бүген бәхетле. Мин бу сүзләрне бөтен җаным-тәнем белән әйтәм.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84507/

Бәйле