Азат Фазлыев: “Хәзер аның кадере юк кебек!”

-- Лейла

Җырчы Азат Фазлыев хәзерге вакытта үткәрелә торган Сабантуйлар турында үз фикерләрен язды.

– Хәзер Сабантуйлар бик матур уза, тик ни өчендер алар безнең бала чактагы бәйрәмгә охшамаган. Хәзер аның ничектер кадере дә юк кебек. Элек бит без ничә көн калганын санап, бәйрәмгә тиен-тиен акча җыеп, түземсезлек белән көтеп ала идек. Ат арбасына төялеп, Сабантуй урынына бара идек… Анысы үзе бер зур сәяхәт иде…

Сезнең якта кичке уеннар була идеме? Бездә клуб каршында иде ул. Кич, Сабантуйдан кайткач, өй алдында башта шашлык пешерә идек. Окорачкадан (шул итнең килограммы 35 сум булганы әле дә хәтердә). Шашлыкны елга бер ашый идек элек – Сабантуй көнне. Кыяр-помидорны да, бакчада өлгергәнче, башта бәйрәмдә татып карый идек. Теплицада үскән яшелчә әллә ни тәмле дә булмагандыр, әмма кыярының исе әле дә борын төбендә.

Үләнгә одеал җәеп, өй алдында… шашлыкны һәр кешегә берәр кисәк өләшеп, янына кетчуп белән суганын салып… пешкән йомырканы әрчеп… Полный бизнес-ланч була иде! Ә десертка – стаканчиктагы туңдырма! Башка төрлесе сатылмый иде дә. Шул гына.

Аннары инде Сабантуйда сатып алынган уенчык пистолет (пулялы яисә су белән ата торган) яки машина белән от души уйный идек. Һәм җәй буена уйнарга уенчык шул иде. Бергәләшеп, туган-тумачалар белән, чыгып китә идек клуб каршына кичке уен карарга… Рәхәт чаклар. Әниле чаклар… Сагынам шул вакытларны!

Бәйле