Украинада Татарстаннан тагын ике хәрби һәлак булган

-- Лейла

Россиянең Украинада барган хәрби махсус операциясе вакытында Татарстаннан тагын ике сугышчының һәлак булуы турында мәгълүмат пәйда булды: бу Сергей Кравчин һәм Сергей Харламов. Алар икесе дә Татарстанның Питрәч районыннан, дип яза “Казанский репортер”.

10 июньдә Питрәчтә Украинадагы махсус операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Тантана хәрбиләр укыган мәктәптә узды. Барлыгы өч табличка урнаштырылды: Динар Хәмитов, Сергей Кравченко һәм Сергей Харламов истәлекләренә.

Соңгы ике хәрбинең һәлак булу шартлары һәм кайда үлүләре турында төгәл мәгълүмат юк. 37 яшьлек Сергей Кравченконың 10 мартта һәлак булуы мәгълүм. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Сергей Харламов исә 14 мартта, үзенә 36 яшь тулгач, икенче көнне һәлак була. Сугышчыга шулай ук Батырлык ордены бирелә.

Бәйле