«Тәүлек буе күтәреп йөртте…»

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова-Тимергалиеваның керфек очларына серле нур кунган! Әллә…

Социаль челтәрдә аның язмаларын күпләр бик теләп укый. Ниндидер самимилек, ихласлык белән беррәттән, көчле рухы чагыла анда. Сәламәтлеккә туялмаган кешегә һич охшамаган ул. Наян һәм серле дә булып китә кайчакта. Әйтик, менә бу язмада.

«Җәйге ялның соңгы тәүлеге бик шәп үтте. Дуслар белән шашлык кыздырып, урман, аланнарда йөреп, тузганак мамыгына батып, төнне йокысыз үткәреп, таңнан Казанга кузгалып…

Озын сүзнең кыскасы — чакырыгыз кунакка. Бер якка 190 километр булган сәфәр искиткеч булды. Социаль челтәрләрдә сәхифәсе булмаган әфәндегә зур рәхмәт – күптән тәүлек буе кулда күтәреп йөрткән кеше юк иде. Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – дип язып куйган ул, серле генә итеп.

Элекке иренә дә охшап тора бу игелекле егет…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-15/t-lek-bue-k-t-rep-y-rtte-2840469

Бәйле