«Мин күргәннәрне дошманга да теләмим»

Гөлнара Тимерҗанова исемен алыштырган. Ни өчен, дисезме?

Кайчандыр бик нык популяр булган җырчы Гөлнара Тимерҗанованы белмәгән кеше юктыр. Аннары ул берникадәр вакытка югалып торды. Хәзер менә тагын моңлы тавышы, искиткеч җырлары белән тамашачы күңелен яулый. Гөлнараның язмышының никадәр катлаулы булуын бик азлар гына белә. Ике тапкыр кияүгә чыгып аерылышырга, хыянәт кичерергә, хәтта исемен алыштырырга да туры килгән аңа.

– 2006 елда Идел белән Айзифа арасында тагын бер балам булырга тиеш иде. Кызганыч, аның гомерен саклап калып булмады. Аны алты айлык чагында ярып алдылар. Аның авырлыгы бер килограмм иде. Сулыш ала алмады, үпкәләре эшләмәде. Исән калган очракта да, инвалид булып калырга мөмкин, диделәр. Шул вакытта күккә карап: “Хәерле ягын бир”, – дип, елый-елый ялвардым. Бишенче тәүлектә Аллаһы Тәгалә баламны алды. Шуннан соң генетик паспорт ясаттым, ягъни канымны тикшерттем. Баксаң, миндә хатын-кызларның 3 процентында гына очрый торган кан куеру чире икән. Айзифаны көткәндә дә бик курыктым. Бала туганчы көн саен үз-үземә кан сыеклата торган укол ясадым. Аллаһка шөкер, баланы тапканчы бер тапкыр да дәваханәдә ятмадым. Быел Айзифам беренче сыйныфны тәмамлады.

2017 елда бик авыр сынау килде. Бозым булгандыр дип уйлыйм. Бармаган кеше калмады, бөтенесе дә бер сүз сөйли, акча сорый. Хәлем бик аяныч иде. Бик нык ябыктым, 43 килога калдым. Тавышым югалды, җырлый алмый башладым. Хәзрәт белән сөйләшкәч, ул намазга басарга киңәш итте. Көнгә бер намаз укудан башла, диде. Әни язып биргән догаларны укый башладым. Авырлыкларны җиңәргә Аллаһы Тәгаләм ярдәм итә, Аллаһка шөкер.

Намаз укыганны кешегә сөйләп йөрмәскә кушалар. Гел кеше арасында булгач, яшереп тә булмый. Киләчәктә башыма яулык ябарга телим. Уразаны инде ун еллап тотам, Аллаһка шөкер. Элек-электән үк, исемеңне алыштыр, дип әйтәләр иде. Бер яктан карасаң, Гөлнара – “гранат чәчәге”, икенче яктан ул – “ут чәчәге”. Миңа шуның икенчесе йогынты ясады бугай, тормышымда гел кыенлыклар очрап торды. Исемемне алыштыргач кына хәл ала башладым. Хәзерге исемем – Наимә. Ул “җан тынычлыгы”, “иман байлыгы” дигәнне аңлата. Дусларым «Наимә» дип эндәшә. Якыннарым гына яңа исемемә күнегә алмый: “Безнең өчен син Гөлнара”, – диләр. Киләчәктә эстрадага да Наимә булып чыгарга телим. Паспортта да исемемне алыштырырга җыенам, — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-15/min-k-rg-nn-rne-doshmanga-da-tel-mim-2840291

Бәйле