Татарстанда бер ир үлеме алдыннан үзен үтерүченең исемен…

Казанда саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү очрагы буенча җинаять эше кузгатылды.

Җинаять кылуда шикләнеп, зыян күрүченең 48 яшьлек күршесе тоткарлана. Башлангыч мәгълүматларга караганда, казанлылар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән, шуннан соң алар арасында низаг килеп чыккан.

Ирләрнең берсе икенчесен подъездга чакырып чыгарган һәм ботына пычак белән кадап, кулыннан эчемлеген тартып алган. Зыян күрүче урамга чыгарга, үзе кыерсытучының исемен атарга өлгергән һәм аңын югалткан. Соңрак 43 яшьлек ир хастаханәдә үлгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84763/

Бәйле