Яшүсмер сыйныфташлары күз алдында батып үлгән

Әстерхан өлкәсендә 16 яшьлек яшүсмернең батып үлүе факты буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе.

— 18 июньдә көндез Икряное авылында дүрт сыйныфташ Хурдун елгасында су коенырга килә. Балалар елганы йөзеп чыкканда берсе бата башлый, калганнары аны коткарырга тырышканнар, тик барып чыкмаган, — диелә идарә хәбәрендә.

Бу хәлнең шаһиты булган җирле халык эзләүгә кушыла. Малайның мәетен ДКУ «Волгоспас» водолазлары таба һәм судан чыгара.

Фаҗиганың барлык шартлары да ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85156/

Бәйле