Лаеш районына солдат «кайтты»…

-- Лейла

Лаеш районы Никольское авылы халкы Украинада һәлак булган өлкән сержант Алексей Пашагинны соңгы юлга озатты, дип хәбәр итә “Кама ягы” газетасы.

Алексей – Любовь һәм Николай Пашагиннарның өченче уллары. Мәктәп укытучыларының хатирәләре буенча, яшь егет тарих белән мавыккан һәм 2005 елда Никольское авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан (Идел буе) федераль университетының тарих факультетына укырга кергән.

2006 елның июнендә Лаеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә алына. Армиядә укчы булып хезмәт итә, ә аннары, 2008 елның ноябренә кадәр, исәп-хисап җитәкчесе урынбасары булып тора.

10 елдан соң Алексей Пашагин контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерә һәм яңадан хәрби хезмәткә чакырыла. Украинага командировкага киткәнче, Хабаровск районының Таежный авылында хезмәт итә. Алексейның хезмәттәшләре, командирлары аның турында көчле рухлы, гадел һәм ышанычлы иптәш буларак искә алалар.

Өлкән сержант Украинада махсус операция барышында һәлак була. Үзенең туган көне – 34 яшенә кадәр нибары ике атна гына яшәмичә, батырларча гомере өзелә аның.

Хәтер митингында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев катнашты.

Алексей Пашагинны хәрби оркестр тавышлары астында җирләделәр.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий