«Сумка эчендә… төргәк-төргәк акча…»

Гүзәл Уразова янә бик кызыклы истәлеге белән уртаклашкан.

«Уфалылар, башкортстанлылар бармы монда? Хәтерегездә булса, элек «Акчарлак» теплоходында Агыйдел буйлап йөзә идек. Шул сәяхәтләребезнең берсендә безнең белән булган хәлне сөйлим әле.

Сәгать төнге унберләр тирәсе. Без сәяхәттән соң Илдар белән теплоходтан чыгып барабыз. Шул вакытта бер апа йөгереп килеп керде дә: «Зинһар, сумканы бирегез», – дип елый башлады. Капитан Юраны күпләр белә инде. Ул да аптырап калды. «Нинди сумка?» – дип сорый. Теге апа: «Зур сумка, зинһар, бирегез», – дип тезләнде хәтта. Без, аптырап, нинди төстә иде соң, дип сорыйбыз. Анда нәрсә бар иде, дибез. «Кара төстәге зур спорт сумкасы», – дип елый-елый такмаклый апа. Эзли торгач, өстәл астыннан килеп чыкты бит теге. Бу апа сумканы ачып җибәргән иде – эче тулы төргәк-төргәк акча! Бактың исә, ул көнне әлеге апа килешү төзегән булган икән, ләкин ул өенә кайтып, сумкасын калдырырга өлгермәгән, Гүзәлнең җырлавын яратам дип, теплоходка туры килгән. Ярый әле сумканы өстәл астыннан берсе дә күрмәгән, я күреп тә тимәгән.

Уфалыларым, сумка-сумка акча кирәк түгел, әз генә дә җитә. Иң мөһиме — үзегез килегез», – дип язган җырчы.   Менә бит нинди фанатлары бар Гүзәлнең!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-20/sumka-echend-t-rg-k-t-rg-k-akcha-2848410

Бәйле