Әниләре кабердә, ә алты баласы?!

Өйдәше үтергән хатынның балалары кайда яшәр? Җанөшеткеч вакыйгага нәрсә сәбәпче булган?

Белоретта сөяркәсе үтергән 32 яшьлек хатын һәм аның гаиләсендәге фаҗига турында язган идек инде. Аның моңа кадәр өч ире, аларның һәрберсеннән икешәр баласы булган. Соңгы вакытта ул 36 яшьлек өйдәше белән яшәгән.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина алты бала язмышы турында болай ди:
— Хатын-кызның алты баласы калды. Өйдәше тоткарланган. Хәзерге вакытта балалар туганнары янында: бер әти белән ике бала, тагын икесе – башка әтисе белән. Өченче әтисе ягыннан да әбиләре тагын икесен, иң кечкенәләрен алды. Балалар махсус учреждениеләргә урнаштырылмаячак. Аларга психологик ярдәм һәм алга таба озата бару күрсәтеләчәк», — диде Анна Таболина.

Элегрәк Башкортстан буенча Тикшеру идарәсе 17 июньдә исерек хәлдә булган ир белән хатын арасында фаҗига турында хәбәр иткән иде. 36 яшьлек ир 32 яшьлек хатынны сугып ега һәм типкәли башлый. Алынган җәрәхәтләрдә зыян күрүче шунда ук үлә.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир хатынны элекке ирләренең берсеннән көнләгән. Ул аның белән уртак балалары хакында сөйләшкән. Нәтиҗәдә, ир ике, алты, унөч яшьлек өч кыз, өч, дүрт һәм унбер яшьлек өч малайны әнисез калдырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-06-22/nil-re-kaberd-alty-balasy-2849724

Бәйле