«Шоколадный заяц» җыры башкача яңгырамаячак…

Әлеге җырны башкаручы билгеле Россия җырчысы Пьер Нарцисс вафат.

Чыгышы белән Камеруннан булган Россия җырчысы Пьер Нарцисс 45 яшендә вафат булган. Бу хакта аның кызы Каролина-Кристель Калачева хәбәр итте.

«Әти, сиңа барысы өчен дә рәхмәт!
Мин аны гомерем буе үрнәк итеп куячакмын, ул — мине аякка бастырган кеше… Бу тормышта һәм киләчәккә нигез салды, мин аңа чыннан да рәхмәтле. Әти — минем өчен үрнәк. Кызганыч, ул минем янда башкача булмаячак… Ләкин мин ышанам, оҗмахта барысы да яхшы булыр. Мин аны чиста намус белән, саф күңел белән җибәрәм. Мин аның өчен тыныч. Мин ышанам, безгә кешеләр юктан гына килми, кешеләр бер-берсен таба, һәр кеше икенче кеше тормышына өлеш кертә. Өйрәтә, тормыш үрнәкләрен китерә. Миңа калса, ул миңа язмыш тарафыннан җибәрелгән иде, мине үз мисалында көчле, зирәк, тырыш булырга өйрәтте…», — дип язган кызы.

Билгеле булуынча, артист бөерләренә операциядән соң үлгән. Пьер Нарцисс «Йолдызлар фабрикасы» шоуының икенче сезоныннан соң киң танылу алды, ә визит карточкасы «Шоколадный заяц» җыры булды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-22/shokoladnyy-zayats-yry-bashkacha-ya-gyramayachak-2850447

Бәйле