Гөлназ Асаева соңгы мавыгулары белән уртаклашты

Моның белән алар “аякка ныклап баскач” шөгыльләнә башлаган.

Җырчы Гөлназ Асаева автомобиль сатып алырга яратам, дип белдерде.

Ире Вилдан белән икесенең уртак хыялы бар – автомобильләр сатып алу. Җырчы сүзләренә караганда, мондый гадәти булмаган мавыгуны алар «аякка баскач» тапкан. Шуннан соң алар автосалоннар буенча йөри башлаган.

– Бу – аерым бер канәгатьләнү хисе. Салоннар буйлап машиналарны карап йөрибез. Берни дә визуализация кебек үк нык мотивлаштырмый, – дип белдерә җырчы. Афәрин, дими, нәрсә дисең инде. Булдырган кешенең эше. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-23/g-lnaz-asaeva-so-gy-mavygulary-bel-n-urtaklashty-2851021

Бәйле