Җырчы, «Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатунов вафат булган.

Шатуновка 48 яшь була. Үлемнең сәбәбе — киң инфаркт. Җырчы чакыруга килгән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Артист 1973 елның 6 сентябрендә Башкортостанның Кумертау шәһәрендә туа. 1986 елның октябрендә музыка түгәрәге җитәкчесе Сергей Кузнецов белән таныша, аннан соң «Ласковый май» төркемен төзи.

1986 елдан 1988 елга кадәр коллектив интернатта һәм җирле «Орбита» мәдәният йортында дискотекаларда чыгыш ясый. Ул чакта «Белые розы», «Лето», «Пусть будет ночь», «Седая ночь», «Ну, что же ты…», «Тающий снег» хитлары языла.

2015 елның 23 февралендә «Звуковая дорожка» премиясен тапшыру тантанасында Юрий Шатунов Россия шоу-бизнесы үсешенә керткән өлеше өчен премия алды.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85453/

Бәйле