Киләсе атнада Татарстанда һава торышы нинди була?

Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле яңгырлы, тотрыксыз һава торышы саклана. Бу атнада температура +25..+26 градус тирәсендә сакланса, киләсе атнада аларның бераз түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, республика территориясе төньяк циклон перифериясендә кала. Яңгырлар ихтималы кими: явым-төшем 25 июньдә Татарстанның көнчыгышында гына көтелә. Төннәрен термометр баганалары +10..+15 градус, көндезләрен +20..+26 градус күрсәтәчәк.

Киләсе атна башында республикада яңгырлар һәм яшеннәр көтелә. Әмма төньяк һава агымнары йогынтысында һава температурасы 27 июньдә көндез +19..+24 градустан югары күтәрелмәс. Ә 28 июньдә +17..+22 градус җылылык көтелә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kilase-atnada-tatarstanda-hava-temperaturasy-tosa-5856420

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий