Татарстанда боз явачак…

Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен булуы көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, синоптиклар кайбер урыннарда боз явыр дип фаразлый.

Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак. Көндез +24..+29 градус җылылык көтелә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-boz-yavuy-ixtimal-5856559

Бәйле