Бу атнада тагын салкынайта: көндез һава температурасы +19 градустан артмаячак. Гомумән, июнь азагы – июль башында салкынча коры һава көтелә.
Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 29 июльдә көндез +14…+19 булса, төнлә һава температурасы бөтенләй дә +4…+9 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе – 30 июньдә кыска вакытлы яшенле яңгыр, секундына 17 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Көндез +17…+22 градуска кадәр җылы булачак.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 1 июльдә бераз явым-төшемле һава көтелә. Челлә аеның беренче көнендә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы нибары +14…+19 градусны күрсәтәчәк. Шимбә – 2 июльгә һава торышы яхшыра башлаячак, яңгырлар туктаячак. Көндез +19…+23 градуска кадәр җылытачак.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85782/