Татарстан мөфтияте корбан чалу өчен нисаб күләмен билгеләде

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Шулай ук казыйлар һәм голамәләр тарафыннан Татарстан шәһәрләре һәм авылларында бәйрәм намазын үткәрү вакыты билгеләнде. Республикабызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Башкалабыз мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;02.35-03.10 – Коръән укылу;03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;03.41 – гает намазын уку;03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

Казанда 2022 елда 17 махсус мәйданчыкта корбан чалыначак. Башка шәһәр һәм районнарда 22 урын каралган. Барлыгы – 39 урын.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86109/

Бәйле