Апас халкы Украинада һәлак булган Илнар Шәфигуллинны соңгы юлга озатты

-- Лейла

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Олы Бакырчы авылыннан Илнар Дамир улы Шәфигуллин һәлак булды. Аны Олы Бакырчы авылында соңгы юлга озаттылар, дип яза “Апастово-информ”.

Хәрби белән хушлашырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Татарстан Республикасы президенты администрациясенең территорияләр белән эшләү буенча өлкән киңәшчесе Артем Абрамов, “Ак Барс” Банкы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Саләхетдинов, хәрби часть вәкилләре, барлык өлкә җитәкчеләре, туганнары, дуслары, классташлары, барлык авыл халкы килде.

Илнар Шәфигуллин 1999 нчы елның 19 нчы маенда дөньяга килә. Ул Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнә. Норлат урта мәктәбеннең 9 классын тәмамлагач Апас аграр көллиятендә белем ала. 2019 нчы елны аграр көллиятне тәмамлагач Татарстан Республикасының Апас һәм Кайбыч хәрби комиссариатыннан Петропавловск-Камчатканың 10103 хәрби частена контракт буенча хәрби хезмәткә алына.  
Контракт буенча хезмәт итүче матрос Илнар Шәфигуллин 26 нчы июньдә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Илнар Шәфигуллинның батырлыгын билгеләп үтте.

– Хөрмәтле райондашлар! Районыбызның яшь, батыр улын мәңгелеккә югалттык. Бу барыбыз өчен дә авыр югалту кайгысы. Тирән кайгыгызны уртаклашам. Илнар Дамир улы кыюлык, ныклык, туган илгә тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәтте. Батырларча башын салган райондашыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер, тыныч йокла, Батыр егет! — диде район башлыгы.

Һәлак булган Апас районы егетенә нибары 23 яшь булган.

Бәйле