Дилә Нигъмәтуллина: «1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара..»

Дилә Нигъмәтуллина үзе һәм абые Булат Нигъмәтуллин белән Мәскәүдә булган хәлне социаль челтәрләрдә уртаклашты.

«Мәскәүдәге маҗараларымны сөйлим әле», — дип башлый сүзен Дилә. «Бик матур парның туена килгән идек. Ә Булатны тагын бер мәҗлескә чакырдылар. Вакыт буенча җитешергә тиеш. Чарадан соң мин аэропортка, Булат икенче туйга киттек», — дип яза җырчы.

Аэропортка барып җитәрәк кенә, Дилә Булатның вакытка сыешмаганын сизеп ала.

«Абыйны көтеп басып торам. Очып китәргә 40 минут кала, ә ул 30 минут кала таксига гына утырды. Җитешә алмас дип уйлыйм. 10 минут кала аэропортка керде. Мин стойкадагы апага: «Керде бит инде, азрак кына көтик», -, дидем. «Девушка, идите, пожалуйста, в самолет, посадка заканчивается», — диделәр. 1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара. Минем сөенгәнне күрсәгез», — дип яза Дилә.

Нәтиҗәдә, Булат та, Дилә дә исән-сау гына үз вакытында Казанга кайтып җиткәннәр.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/260887-dil-nigm-tullina-m-sk-d-bulgan-kh-lne-s-yl-de-1-minut-kala-tirl-p-peshep-bulat-y-gerep-bara-/

Бәйле