Илнур Фәйзрахманов Айгөл Бариеваның ире турында: «Йөзендә елмаю булыр…»

Айгөл Бариеваның ире Линар Юсипов вафат булды, дип хәбәр иткән идек. Линарны белүче танылган шәхесләр социаль челтәрләрендә аның белән бәйле хәтирәләрен яңарта.

Танылган алып баручы Илнур Фәйзрахманов мәрхүм турында менә нәрсә яза:

«Ул концертларда гел фотоаппараты белән йөри иде… Йөзендә елмаю булыр, үзе һәр мизгелне төшереп барыр. Менә бу фотоны да Линар Юсипов филармониядәге концерт вакытында төшергән. Сәет сәхнә артында үсте инде безнең. Калдырырга кеше юк иде. Шул еллар хатирәсе… Әлеге фото кичәге көнгә кадәр (14 ел чамасы) зал киштәсендә торды. Кичә өй җыештырганда рамасының терәткече сынып, тартмага алып куйдым… Бүген иртән кайгылы хәбәр… Урының җәннәттә булсын, Линар… Сабырлыклар сиңа, Айгөл, Айлинәгә, Камилгә.
Моңа кадәр югалту ачысын кичерә белдең. Син көчле, бу сынауны да узарсың. Үзеңне сакла. Син балаларыңа кирәк.»

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86345/

Бәйле