Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Мәскәүгә күченәме?

Татар эстрадасының танылган артисты Ришат Фазлыйәхмәтов Мәскәүгә күченә? Без үзебез дә бу сорауны социаль челтәрләрнең берсендә куйган видеодан соң бирәбез.

«Булды! Мәскәүгә күченәм», — дип язган Ришат. Ахырда елмаеп торучы смайлик та бар. Шуңа бу язуны шаярту гына дип кабул итәргә кирәк.

Җырчы бу көннәрдә Мәскәүдә иде. Ул анда Сабантуйда чыгыш ясады.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/261088-yrchy-rishat-fazlyy-khm-tov-m-sk-g-k-chen-/

Бәйле