Блогер Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яулаячак. Бу юлы үзе белән тормыш иптәше Индираны да алмакчы.

Рөстәм белән Индира шушы көннәрдә Кавказның 505 метр биеклектәге Казбек тавына менәчәк. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Без хәзер Минеральные Воды шәһәренә очабыз. Аннан Владикавказга юл тотачакбыз. Аннан Тбилисига. Безне Казбек тавы көтә», — ди Рөстәм.

Моңа кадәр Рөстәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус һәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавын яулаган иде инде. Татар егете Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында әлеге тауларга менүен бөтен дөнья күзәтте. Рөстәм  безне урындагы халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштырып барды. Тауга менгәндә боз ишелү, шторм, упкыннар очрау кебек куркынычлар, спортчыларның кырыс шартларда яшәвен дә күрсәтте. Блогерлар бу юлы да элемтә булган урыннарда сәяхәт турында сөйләп барырга ышандыра.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-07-06/bu-yuly-tauga-indira-da-men-ch-k-2864489

Бәйле