Җиденче дулкынга әзерләнергәме?

Дөньяда ковид янә һөҗүмен башлады.  

Италиядә һәм Франциядә COVID-19 авыруының шактый артуы күзәтелә: Италиядә — тәүлегенә 132 мең (февраль башында 100 меңнән артык очрак булган), ә Франциядә инде 200 меңләп очрак ачыклана. Бу илләр хакимиятләре җиденче дулкынның көчәю турында сөйли башлады.
Италия хакимияте бу елның февраленнән COVID-19ның иң зур күтәрелешен теркәгән, дип хәбәр итә “Reuters” мәгълүмат агентлыгы Италия сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми белдерүенә сылтама белән.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Италия сәламәтлек саклау министрлыгы 132 меңнән артык авыруны теркәгән. Агентлык мәгълүматлары буенча, Италия глобаль пандемия башыннан дөньяда COVID-19дан үлү күрсәткечләре буенча сигезенче урында тора. Шул рәвешле, бер тәүлек эчендә генә Италиядә коронавирустан 94 кеше вафат булган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-07-06/idenche-dulkynga-zerl-nerg-me-2864840

Бәйле