Бер хатын-кыз метрода бала тапкан

Мәскәүдә бер хатын-кызның метрода барганда тулгагы башлана.

Станция буенча кизү торучы  ашыгыч ярдәм чакырта. Хатын-кызны «Марксистская» станциясенә алып чыгалар. Тик «җир асты» хезмәткәрләренә алар килеп җиткәнче бала таптырырга туры килгән. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәндә, кыз дөньяга килгән була. Әнисе белән баланы бала тудыру йортына алып китәләр.

Кызга «кендек әбисе» — станциянең кизү торучысы һәм «Марксистская» архитекторы хөрмәтенә Нина дип атаганнар.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86504/

Бәйле