Хатын могҗиза белән генә исән калган.

Башкортстанда,

Салаватта ике кеше смартфон урлауда шикләнеп, танышларын яндырырга маташкан. 49 яшьлек хатын кулы, җилкәсе һәм сулыш юллары пешеп дәваханәгә китерелгән.

Бу хәл 25 яшьлек кыз белән 32 яшьлек ирнең тулай торакта хәмер эчүеннән башланган. Аннары компания тагын бер ханым белән очрашу өчен ташландык участокка юнәлгән. Алар арасында ызгыш купкан, аның барышында хатынны телефон урлауда гаепләгәннәр, кыйнаганнар һәм буш дача участокларының берсенең подвалына ыргытканнар. Җинаятьчеләр аны яндырып качкан.

Зыян куруче янгыннан соң могҗиза белән исән калган, полицейскийлар аның ярдәм сорап кычкыруын ишетеп тапкан.

«Оперативниклар шикләнелүчеләрне табып, бүлеккә илтә. Элегрәк хөкем ителгән кыз белән егет гаепләрен өлешчә таныган. Аларның сүзләренә караганда, әлеге куркыныч төн вакыйгалары исләрендә калмаган, чөнки җинаять кылган вакытта нык исерек булганнар», — диделәр хокук саклау органнарында.

Хәзер егет белән кыз кулга алынган — аларга үтерүгә омтылыш факты буенча җинаять эше яный.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-07-08/podvalga-yrgytyp-ut-t-rtk-nn-r-2867774

Бәйле