Татарстанда малай өч сеңлесен янгыннан коткарган

Татарстанның Кукмара районында Кня-Баш авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, кичә көндез, 9 июльдә, түбә янган. Янгын вакытында балаларның әнисе бакчада булган һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән.

Өйдә куелган автоном төтен хәбәрчеләре янгын чыгу турында вакытында хәбәр иткән. Бу тавышны гаиләнең өлкән уллары ишеткән. Ул югалып калмыйча, яна башлаган йорттан 11, 7 һәм 2 яшьлек сеңелләрен коткара. Балаларның берсе дә зыян күрмәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86782/

Бәйле