Акчагыз булса, ул җырларга килергә әзер. Бүген аның тарифы шактый үзгәргән.

Алла Пугачева социаль челтәрләрдә күренүдән һәм иҗади проектларда катнашудан туктады диярлек.

Популяр продюсер Сергей Лавров Примадоннаның, чыннан да, озак вакытлар инде концертлар һәм корпоративларга чакырылмавы турында сөйләде. Ә барысы да, аның фикеренчә, башкаручы үз хезмәтләре өчен шактый зур бәя куйганга күрә.

Продюсер Лавровка ышансаң, интервью һәм корпоратив өчен 73 яшьлек Алла Пугачева 350 мең евродан да ким булмаган күләмдә акча таләп итә, шуннан азракка риза түгел.

Белгеч ассызыклаганча, җырчыны хәзер прокатчылар чакырмый, оештыручылар мондый сумманы түләргә әзер түгел.

«Әгәр кемдер риза булса да, Пугачева үз шартларын куячак. “Минем сездә булуымны теләсәгез, туган көнегезне Юрмалада үткәрегез. Һәм мин киләм!» — диячәк. Барлык артистлардан аермалы буларак, ул гына шулай әйтә ала. Бу — аның бөеклеге. Ул үз шартларында эшли ала», — дип нәтиҗә ясый Сергей Лавров.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-07-11/pugachevany-onytmadygyzmy-le-2869813

Бәйле