Татарстанда сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар

Бу хәл Яшел Үзән районының Олы Яке авылында булган.Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ташлаганнар.

Бу хәл елдан-ел кабатлана ди монда яшәүчеләр.

«Олы Якедә Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Бу сарык асрый торган эшмәкәрләр эшедер», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийларда шулай ук, бу калдыкларны сукбай хайваннар приютына илтеп булыр иде, дип язалар.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86908/

Бәйле