Моисеевның хәле ничек?

Күптән түгел Россия эстрадасы җырчысы инсульт кичергән. Ул аякка басарлыкмы?

Иосиф Кобзонның тол хатыны инсульт кичергән Борис Моисеевның хәле турында сөйләгән.

Нелли Кобзон хәзерге вакытта артистның үз фатирында яшәвен әйткән. Хатынның сүзләренә караганда, артист һәрвакыт тук һәм аның караучысы бар. Нелли Кобзон Моисеевның терелүенә өмет бар, дип саный.

Моисеевның дуслары сүзләренә караганда, ул хәзер дуслары белән күрешергә яратмый, телефон аша гына аралаша.

Әлеге вакытта артистны бер хатын-кыз һәм аның концерт директоры Сергей Горох карый.

Ә киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, соңгы вакытта Моисеев кулны хәрәкәтләндерү һәм сөйләм белән бәйле проблемаларга зарлана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-07-12/moiseevny-h-le-nichek-2870846

Бәйле