56 яшьлек хатын-кыз Интернет челтәрендә зур кайгысы белән уртаклашкан.

«Шушы төркемдә утырган кешеләр һәрвакыт мәхәббәт кайгысы турында уртаклашырга ярата. Мин дә үземнең гаиләмдә булган авырлыклар белән уртаклашасым килде. Ирем белән 25 ел бергә яшәсәк тә, бәхетле тормыш кичердем, дип әйтә алмыйм. Беренче улыбызны тапкач та, ирем икенче хатын-кызлар белән йөри башлады.

Арытаба игезәк улларыбыз туды. Егетләргә әти кирәк, дип түзеп тордым. Менә 4 ел элек ирем инфаркт кичерде һәм үлеп китте. Арытаба кече ике улым су коенганда батып үлде.

Моның белән гаиләдә булган кайгыларым бетмәде. Өлкән улым бу хәлләрдән соң эчкечелеккә бирелде. Ул да узган елны суга эчкән килеш кереп батып үлде.

Әлбәттә, мондый кайгыларны үткәрү бик авыр булды. Күрәзәчегә бардым. «Иреңне хатын-кыз каргаган, сихерләгән. Шуның аркасында гаиләңдә ир егетләр кырыла да», — дип сөйләде ул.

Булыр да… Ирем күп хатын-кызны рәнҗетте. Әмма улларым аның кылган гаммәлләре өчен җавап бирергә тиешме?» — дип язып калдырган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-07-12/ch-ulym-da-suga-batyp-lde-2871218

Бәйле