Кама Тамагында яшәүче бер ир-ат Камада балык тотканда 87 килограмм авырлыктагы җәен эләктергән.
— Минем хыялым тормышка ашты! Әти белән балык тотарга бергә бардык! Һәм менә шундый уңышка ирештек! Әлеге балыкны тоту мизгелләрен беркайчан да онытасым юк! Балыкны ничек эләктердек бит — анысы гел аерым сөйләрлек! Бааам! Һәм 30 минутлык көрәш башланды. Тартып чыгара алмыйча йөдәп беттек. Балыкны тарта-тарта минем бар көчем бетте, тамагым кипте, — дип үз кичерешләре белән бүлешә олы җәен тотучы ир-ат.