Илшат Рәхимбай: “Микулай” фильмын зур экраннарга чыгарырга ярдәм итегез!” [видео]

-- Лейла

Продюсер, режиссер, сценарист Илшат Рәхимбай үзенең “Микулай” дип исемләнгән фильм премьерасы булачагын хәбәр итә. Халыктан зур экраннарга чыгарырга акчалата ярдәм итүләрен үтенә.

– Фильмны эшләп бетерергә берникадәр вакыт кирәк. Әлеге фильмны халык үзе финанслый, кешедән акча җыела. Рәсәй экраннарына чыкканчы безгә 750 мең сум җыярга кирәк. Хәзер халыктан ярдәм сорарга мәҗбүрмен. Әлеге сумманы җыеп бетерә алмасак, инде җыелган акчалар planeta.ru платформасында башка фильмнарны финанслауга китәчәк. Аның шундый кагыйдәсе бар. Безгә 200 меңнән азрак акча җыярга кирәк. Һәм шуннан соң беренче Татарстан триллеры Рәсәй экраннарына чыгачак. 200 мең акча, 47 билет, 5 көн калып бара. Әлеге тормышны сәнгать, иҗат белән коткарып калыйк! – ди Рәхимбай.

“Микулай” фильмында танылган Рәсәй актерлары Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева уйныйлар.

Бәйле