Операция ясаткан «Башкирская домохозяйка» нәрсә булганын сөйләде

«Башкирская домохозяйка» тәхәллүсе астында популярлык казанган блогер Миләүшә операциягә яткан иде. Блогер нәрсә булганын әйтмәгән иде. Операциядән соң өч көн узгач, ул элемтәгә чыкты.

«Минем аппендицит шартлады. Бүген генә хәлгә керә башладым. Тулаем рәткә килмичә сезнең белән аралашмыйча торам, әле утыра да, ята да алмыйм, температура төшми», — дип яза Миләүшә.

Миләүшә үзенең көнкүреш, тормышчан видеоларын төшереп халык күңеленә үтеп керде. Мәсәлән, аның Вконтактедагы төркемен 160 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/263445-operatsiya-yasatkan-bashkirskaya-domokhozyayka-n-rs-bulganyn-s-yl-de/

Бәйле