Данир Сабиров: «Минем өчен бик дулкынландыргыч көн!»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенә максат куйган булган. Менә ул максатын тормышка ашырырга җыена — Эльбрус тавына менәргә уйлаган.

— Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн! Алдагы 7-8 көн дә шундый булачак. Эльбруска кузгалам. Тауга менеп җитәрменме, юкмы, белмим. Аллаһы Тәгалә көч-куәт биреп торса, сезнең теләкләр белән мин ниятемә ирешергә тиеш. Хәбәрдә будырга тырышырмын, — дип яза Данир Сабиров үзенең телеграм каналында.

Бәйле