Сәдаканы биргәндә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип бирергә кирәк. Сәдаканы тагын ни өчен дип бирәләр?

Шулай ук сәдака ияләренә:
1. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам уттан пәрдә булса иде»;

2. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам фәрештәләрнең догасын алу өчен»;

3. «Бу сәдакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен»;

4. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен» (тол һәм ярлы кешене карап торучы — Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала);

5. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам авырулардан саклану, шифа табу өчен»;

6. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам гөнаһлардан чистарыну өчен»;

7. «Бу сәдакам мәхшәр мәйданында сәдака күләгәсе булдыру өчен»;

8. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам кабер газабыннан саклану өчен»;

9. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен»;

10. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен»;

11.»Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен»;

12. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам үкенечкә калмасын өчен» (изге гамәлләр кылмаган өчен);

13. » Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам җәннәттә сәдака капкасыннан чакырсыннар өчен»;

14. «Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам начар кешеләрдән саклану өчен»;

15. “Бу сәдакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен»;

16. » Бу сәдакам Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен»;

17. «Бу сәдакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен»;

18. «Бу сәдакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен»;

19. «Бу сәдакам Аллаһ минем телемне начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сакласын өчен» – дип тә бирергә була, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-05-13/s-dakany-ni-chen-bir-se-2802155

Бәйле