Иң көчле магнит давылы якынлаша

Июльдә ул 8 көн дәвам итәчәк.

Астрономнар мәгълүматларына караганда, июльдә 8 көнлек магнит давылы йогынтысында булачакбыз: ул 18ендә башланды һәм 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Иң көчле магнит давылы 23 июльгә туры килә. Бу көннәр метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр булачак.
Бүген магнит давылының иң көчле вакыты кичке вакытка һәм төнгә туры киләчәк. Аның интенсивлыгы бик югары — 5 балл булыр дип көтелә. Димәк, аның нәтиҗәсен хәтта сәламәт кешеләр дә сизәчәк.
Бу нерв, йөрәк-кан тамырлары системалары, шулай ук хроник авырулар белән бәйле метео билгеләр тудырачак. Тән, баш авырту, кинәт кәеф бозылу, начар аппетит, кан басымы күтәрелү, йокы белән проблемалар булырга мөмкин.
Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.
Нәкъ менә шуңа күрә үз сәламәтлегеңә карата игътибарлырак булырга кирәк.
Һава шартлары кискен үзгәргәндә, магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән артык шөгыльләнмәскә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.
— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Һавада йөреп керү файдалы булачак. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — ди табиблар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-07-20/i-k-chle-magnit-davyly-yakynlasha-288

Бәйле