Россиянең танылган эстрада йолдызы үлемечле чиргә тарыган иде…
Җырчы Лайма Вайкуленың күкрәгендә кабат яман шеш тапканнар.
Беренче тапкыр яман шеш белән Лайма Вайкуле 30 ел элек авырган. Ул чакта җырчы АКШта яшәгән. Аңа операция ясаганнар һәм яман шешне җиңгәннәр.
Аннары җырчы Латвиягә һәм Россиягә кайтып эшли башлый. Вегетарианлыкка бирелә, чыныга, спорт белән шөгыльләнә. Ел саен бер тапкыр АКШка барып тикшеренеп тора.
Хәзер Лайма Вайкуледа кабат яман шеш диагнозы булуын якыннары да раслаган. Әлеге вакытта җырчы Латвиядә өендә, авыруга карамастан, Юрмалада чыгыш ясарга җыена икән.
Россия сәхнәсенә көнбатыш җырчыларына хас стиль алып килгән үзенчәлекле җырчыга сәламәтлек телик.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-07-22/is-n-kalyrmy-2881908
–
–

