Айгөл Бариева: «Мин хәзрәткә сорау бирдем, аның җавабы…»

Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Үлем — ул һәрвакыт куркыныч. Аннан соң тормыш икегә бүленә… Шуңа карамастан, мин үземнең бәхетле хатын-кыз икәнемне язасым килә!!! Мин бәхет, мәхәббәт, шатлык, сәяхәтләр, хисләр, ирек, матурлык, көлке тулы матур тормыш кичердем!!! Аллаһка шөкер! Әйе, бары тик тулы булмаган 25 ел гына..Әмма нинди еллар! Бәлки, кемдер шундый бер генә ел турында хыялланадыр.. Шуңа күрә мине кызганырга кирәкми.

Мин хәзрәткә сорау бирдем. Ни өчен шулай иртә?Ни өчен кайбер яхшы кешеләр шулай иртә китәләр?  Җавап: Алла Таһәлә, кешене иртә алып, аны ни дә булса куркынычтан саклый. Без, әлбәттә, белмибез. Бәлки, ул авырып китәр һәм айлар буе авырып ятар иде, яки үзе дә белмичә берәр гөнаһ кылыр иде. Аллаһы Тәгалә аны нәкъ менә изге гамәлләр кылган вакытта, шундый изге көннәрдә чакырган. Линарны күргән төшләр турында сөйләгәч, хәзрәт аны кабул итүләре турында әйтте. Аллаһка шөкер!», — дип язган җырчы.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/264735-ayg-l-barieva-min-kh-zr-tk-sorau-birdem-any-avaby-/

Бәйле