Йөремсәк иргә охшамаган үзе…

Закир Шаһбанның хатыны аны «гуляйть» итә ди.

«Закир ишетмәгәндә: «Бөтенләй күрмиме ул?», «Тумыштанмы?», «Авырдыр инде сиңа?» — дип сораулар бирәләр. Закирны якыннан белгән кеше андый сорау бирмәс.

«Әйе, Закир тумыштан күрми, ияләндем 20 ел яшибез бит инде», — дип җавап бирергә тырышам. Һәр кешегә Закирның бик мөстәкыйль, күп белә торган, укымышлы, бик мәгълүматлы кеше икәнлеген исбатлап арыдым. Чыннан да адәм баласы бөтен шартларга да ияләшә. Закир нәкъ башка хатын-кызларның ирләре кебек үк. Ир — ир инде ул. Акча эшли, гаиләсен туендыра, киңәшләшә, ярдәмләшә, тарта, бәйрәмнәрдә бераз салырга да мөмкин. Кызлар ярата, җае чыкса, «гулять» итеп тә ала. Ләкин хатын-кыз акыллы булса, рәтенә төшәргә була ир-атның. Ир-ат бит инде ул, йөгәнләргә була», — дип җавап язган «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә Гөлүсә Шаһбанова.

Чыннан да, еллар буена күрешми торсаң да, Закир тавыштан таный. Андый тавышларны мең ишетә үзе, ә һәркемне аерым истә калдыра. Маңгай күзе, күңел күзе турындагы гыйбарә дөрес инде ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-07-25/y-rems-k-irg-ohshamagan-ze-2884364

Бәйле