Татарстанда 14 яшьлек малай Ык елгасында батып үлгән

-- Лейла

Фаҗига Татарстанның Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылы янында килеп чыга.

14 яшьлек малай Татарстанның Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында батып үлгән, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

Фаҗигә булган урынга килгән коткаручылар төркеме кичкә кадәр батучыны эзли. Аның мәетен 10 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән табып алалар. Фаҗигәнең сәбәбе ачыклана.

Чыганак: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/264806-14-yashlek-malay-tatarstanda-yk-elgasynda-batyp-lg-n/ 

Бәйле