Туй күлмәге алырга барган…

Благовар районында кичә булган коточкыч юл фаҗигасендә кемнәр һәлак булган?

Кичә «Языково-Уфа» маршруты буенча баручы микроавтобус «КамАЗ»га килеп бәрелгән. Автобуста 20 кеше булган. Аларның 6сы — һәлак булган…

Языково авылында яшәүче 22 яшьлек Рената В. күптән түгел колледж тәмамлаган һәм университетка укырга кергән. Мәрхүмнең танышлары кызнвң кияүгә чыгарга җыенуын һәм бу фаҗигале иртәдә Уфага туй күлмәге сайларга баруын сөйли. Рената белән бер урамда яшәгән 55 яшьлек Венера С. кызын вузга документлар тапшыру өчен Уфага алып барган. Кызы исән калган, ә хатын үзе үлгән.

— Минем бу авариядә ике күршем һәлак булды. Рената, 22 яшьлек кыз, яши генә башлаган бит… Венера бик кызганыч. Хәтта пенсиягә кадәр эшләп бетермәде, чәчәк кебек иде үзе. Балаларга көч һәм сабырлык – шундый игелекле һәм матур әнине югалту бик авыр, — дип сөйли Наталья исемле ханым.

Домбровка авылында яшәгән 20 яшьлек Дмитрий Д. турында танышлары һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган яхшы күңелле егет, диләр. Аның әнисе әлегә кадәр улының үлеменә ышана алмый, аның белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли.

Һәлак булучылар исемлегендә 1990 елда туган Руслан К., шулай ук 1963 елда туган София Б. бар. Алар Уфадан. Ә 1965 елгы Айсылу П. — районның Иске Усман авылыннан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-07-26/tuy-k-lm-ge-alyrga-bargan-2885858

Бәйле