Илсөя Бәдретдинова: «Исерек кебек теләсә нинди сәбәп табалар…»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова хәзерге вакытта үзенең яңа концерт сезонына әзерләнә. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендәге язылучыларын съемкалар белән таныштырып бара.

– Группама шаккатым… Бөтенесе дә «ых» та итмичә атка утырырга ризалаштылар. Кайберләре, гомумән, беренче тапкыр. Ә болар гади атлар түгел… Ярышларда катнаша торган чабышкы атлар. Минут саен холык күрсәтәләр… Камера да ошамый аларга, яңгыр да ошамый… духи да…янәшәсендә басып торучы ат та. Исерек кебек теләсә нинди сәбәп табып, котырырга гына торалар чистый! Минем ат – Алмаз! Чемпион! Шушы съемкалар өчен, шикәр күтәреп, шактый йөрдем мин аның янына свиданиягә. 6 яшьлек җегет! Күзләре ялтырап тора. Бия күрсә, биергә үк тотына. Яшь дими, карт дими… бәләкәй дими, зур дими… Рәттән ярата … Дәртле күркә съемкалар тәмам. Без исән, Аллаһка шөкер! – дип яза җырчы.

Бәйле