Әгерҗедә Украинада батырларча һәлак булган Рөстәм Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар

-- Лейла

29 яшьлек Әгерҗе егете үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителде, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” сайты.

28 июль – Әгерҗе районында яшәүчеләр өчен кайгылы көн. Әгерҗедә 29 яшьлек прапорщик, рота старшинасы Рөстәм Әхмәтов белән хушлаштылар.

Хәрбине озатырга йөзләгән кеше килгән. Яшь геройны соңгы юлга бөтен хөрмәт белән – хәрби оркестр һәм корал залплары астына озаттылар. 29 яшьлек Әгерҗе егете үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителде.

Хушлашу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, бүген Россия армиясенең чын солдатын озаталар. Якыннарының кайгысын җиңеләйтә алырлык сүзләрне табып булмый. Шулай да барысы да аның герой булуын белергә тиеш. Аның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак.

Рөстәм Әхмәтов үз Ватаны, Россия һәм аның халкының мәнфәгатьләрен яклап һәлак булды. Халык үзенең геройларын онытмый, дип билгеләп үттеләр катнашучылар.

Бәйле