Җырчы Азат Абитов нинди операциягә әзерләнә?

Татар эстрадасы җырчысы, яшь әти Азат Абитов хәзерге вакытта сәламәтлеген яхшырта: умыртка баганасын турайта, тешләрен тикшертә. 

 Бу хакта ул социаль челтәрләрнең берсендә сөйләде. Тик шулай да Азат тамашачылары борчылып торарлык яңалык җиткерде — аңа 1 август операция ясаячаклар.

Операциянең нинди әгъзага буласын фаразларга гына кала. Азат күзлек кия. Яңалыкны әйткән видеосында да ул күзлек киеп төшкән иде. Мөгаен, җырчы күз күремен яхшыртачак…

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/265983-yrchy-azat-abitov-operatsiya-yasata/

Бәйле