Августта һава торышы нинди булыр?

Җылы көннәре, вакытында яуган яңгырлары белән истә калачак. Синоптиклар август аенда һава торышы шундый булыр дип фаразлый. Күреп торабыз: аларның июль аена фаразлары чынга ашты. Эссе көннәре, челлә белән башланган июль аеның икенче яртысы явым-төшемнәргә бай булды.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев август аенда уртача һава температурасы 18 градус чамасы булачак, 54 мм явым-төшем явачак, дип ышандыра.

– Июль аенда чын җәйгә хас эсселек күзәтелде, яңгырлар мул булды. Бу айда 79 мм явым-төшем теркәлде. Нормада ул 63 миллиметрдан артмаска тиеш иде. Шул рәвешле җәйнең икенче ае июнь «план»ын да тутырды. Гомумән, алты ел рәттән июль аенда явым-төшемнәр климатик нормадан артып китә. Бу ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача һава температурасы 21,5 градус тәшкил итәчәк. Климатик нормадан бер градуска югарырак бу, – ди Тимур Әүхәдиев.

Синоптиклар алдагы ике тәүлектә дә яңгырлы һава торышы вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген һәм иртәгә республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы 28 градуска кадәр җылыначак.

Балтач районы Арбор авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев, быел августтагы җылылар сентябрьдә дә дәвам итәчәк, дип ышандыра. Моны быелгы һава торышының алдагы елдагылары белән чагыштырганда үзгәрәк булуы белән аңлата ул. «Быел кышның соңгы ае җылы булды. Февраль урынына март килгән кебек иде. Мартта исә, киресенчә, салкыннар сакланды. Апрель ике айга сузылды. Май өч көн генә булып калды. Аның бер өлеше июньгә күчте – көннәр салкын торды. Шуңа күрә быел чын җәй август белән сентябрьгә авыша. Урып-җыю башланган көннәрдә, елдагыча, бозлар явып, давыллап, һава торышы бозылып алыр әле», – дип фаразлый «халык синоптигы».

Һава торышы дигәнең ел азагына таба да көтелмәгән «сюрприз»лар белән шаккатырырга охшап тора. Синоптиклар сүзләре белән әйтсәк, «тизрәк онытасы килгән куркыныч төш»не хәтерләтәчәк ул. Белгечләр, октябрь аенда һава торышы әнә шулай холыксызланачак, дип фаразлый. «Октябрь аенда Идел буе төбәгендә явым-төшемле салкын һава торышы көтелә. Ай башында һәр көнне көчле яңгырлар явачак. Татарстанда терекөмеш баганасы 10 градустан өскәрәк күтәрелмәячәк. Мәскәү һәм Мәскәү янында да шундый ук һава торышы сакланачак. Бер-ике атнадан исә җылылык 5 градустан да артмаячак», – дип фаразлый синоптиклар. Әлегә исә җәйнең кадерен белеп калыйк.

Август аена халык сынамышлары

– Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

– Август яңгырсыз килсә – җылы һәм коры көзгә.

– Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

– Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

– Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.

– Августта торналар төркем-төркем булып җылы якка китсә, кыш иртә килер.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88503/

Бәйле