Гөлдания Хәйруллина бала уенчыгына баскан һәм…

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина хастаханәгә эләккән. Җырчының кулы сынган. Бу турыда Гөлдания ханымның кызы Лилия Хәйруллина хәбәр итә.

– Бөтенесе дә безнең өйдә булганда башланды. Әни бүлмәгә киемен алмаштырырга дип кереп китте дә, ялгыш кына баланың уенчыгына басып егылган һәм кулы белән бәрелгән. Кулы бик авыртты… Без бергәләшеп травмпункта киттек. Әнием тагын: «Ярар инде, бөтен җир ябыктыр, иртәгә барырбыз әле», дип әйтте. Без алай да РКБга киттек. Монда рентген ясадылар һәм әнинең кулы сынган диделәр, урында ук гипс та куйдылар. Әгәр дә теләсә, әни үзе тагын тулырак сөйләр. Аңа корычтай ныклы сәламәтлек теләп калам. РКБ табибларына рәхмәт әйтәм, – дип яза җырчы Лилия Хәйруллина.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий