Зифа Нагаевага мактаулы исем бирелде

-- Лейла

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында композитор Зифа Нагаевага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Абруйлы бүләкне аңа Татарстан президенты тапшырды.

Зифа Вәли кызы Нагаева — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2003 ел), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2011 ел), җырчы, шагыйрә, композитор, автор-башкаручы. 500дән артык җыр авторы.

Зифа Нагаева 1956 елның 1 мартында Аургаза районының Иске Итикәй авылында туган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88582/

Бәйле