«Кайсыгызның гуләйт итеп туйганы бар?»

Улың иртә өйләнде, дип Салаватның башын тинтерәтәләр бит тәки.

Салават Зәкиевич быел улы Рөстәмне өйләндерде. Туйлары 12 августта буласы, ди. Малайның шактый яшь – 19да гына булуы күпләрнең эчен пошырган. «Нишләп малаеңны иртә өйләндердең?» – дип, Салаватны тинтерәтеп бетергәннәр. Җырчы бу хакта Казандагы концертында сөйләгән.

«Мин аны өйләндермәдем, ул үзе өйләнде. Кайтты да «өйләнәм», диде. Өйләнгәнче бергә яшәп алырга тәкъдим иткән идем, ризалашмады. Өйләнүенә каршы килмәдем. Рөстәмгә 18 яшь тулгач, мин аның белән гомерендә дә онытылмаслык итеп утырып сөйләштем. «Үзең теләгәнчә, чын ир-ат булып яшә, улым. Шушы минуттан бөтен нәрсәне үзең хәл итәсең», – дидем.

Хәзер күп кеше: «Улың туйганчы гүләйт итеп калсын иде», – дип әйтә. Залда утыручы хөрмәтле ирләр, сездән сорыйм әле, әйтегез, кайсыгызның гүләйт итеп туйганы бар? Менә миңа 62 яшь, мин әле дә гүләйт итеп туймадым!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-05/kaysygyzny-gul-yt-itep-tuygany-bar-2898790

Бәйле